news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстаннан 29 мәктәп Россиянең иң яхшы волонтер отрядлары рейтингына керде

Россиянең иң яхшы 500 волонтер отряды рейтингы төзелде.

Татарстаннан 29 мәктәп Россиянең иң яхшы волонтер отрядлары рейтингына керде
mon.tatarstan.ru

(Казан, 23 октябрь, "Татар-информ"). Россия мәктәп укучылары хәрәкәтенең “Игелек каникулга китми” Бөтенроссия конкурсының “Игелекле старт” номинациясе җиңүчеләре билгеле. Республиканың  29 мәктәбе Россиянең иң яхшы волонтер отрядлары рейтингына керде. Бу турыда ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Бәйгегә бер меңнән артык гариза кабул ителгән. Конкурста 713 мәктәп волонтер отряды катнашкан, шуларның 71е Татарстаннан.

Экспертлар яшь волонтер эше программаларына бәя бирде һәм нәтиҗәләр буенча Россиянең иң яхшы 500 волонтер отряды рейтингы төзеде. Әлеге исемлеккә республикабызның 29 мәктәбе керде. Алар арасында Азнакай, Түбән Кама, Мамадыш, Нурлат, Лаеш, Буа, Яшел Үзән, Актаныш, Биектау, Алабуга, Спас, Сарман районнары, Казан һәм Яр Чаллы шәһәре укучылары бар.  

news_right_1
news_right_2
news_bot