Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстаннан 19 яшьлек егет Украинада махсус операция вакытында һәлак булган
Татарстанның Яңа Чишмә районында 19 яшьлек Данила Малолетковны җирләделәр. Егет Украинада махсус операция вакытында йөкләнгән бурычларны башкарганда һәлак булган, дип хәбәр итте Яңа Чишмә районы башлыгы Вячеслав Козлов социаль челтәрләрдәге битендә.
Һәлак булган солдат белән хушлашу мәрасиме кичә булды. Аның нинди шартларда һәлак булуы турында хәбәр ителми.
«Бүген барлык район халкы Украинадагы махсус операция вакытында һәлак булган якташыбыз Малолетков Данила Сергеевичны соңгы юлга озата. Геройның якты истәлеге күңелләрдә сакланыр, Россия патриотын тәрбияләгән әти-әнисенең кайгысын уртаклашып, алар алдында баш иябез», - дип язды үз битендә район башлыгы.
Яшь солдат үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләүгә тәкъдим ителгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз