news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстаннан 124 бала Мәскәүдәге Кремль чыршы бәйрәменә барачак

Татарстаннан 124 бала Мәскәүдәге Кремль чыршы бәйрәменә барачак
Фото: © Солтан Исхаков / «Татар-информ»

Татарстаннан 124 бала Мәскәү Дәүләт Кремль сараена Кремль чыршы бәйрәмендә катнашачак. Аларны 12 зур кеше озата барачак. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

«Яңа ел чараларына әзерлек бара. Оештыручыларга бәйрәмнәр уздырылачак биналарны әзерләү өчен барлык кирәкле киңәшләр бирелде», - дип билгеләде спикер.

Исегезгә төшерик, Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе карары нигезендә Кремль һәм республика чыршы бәйрәмнәрендә профилактик прививкаларның тулы курсын ясаткан балалар гына катнаша алачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot