news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстаннан 120 бала Мәскәүгә Президент чыршысына бара

Россия башкаласында балаларны гомумроссия чыршы бәйрәме генә түгел, ә дельфинарий һәм музей буенча экскурсия дә көтә

(Казан, 11 декабрь, «Татар-информ», Кристина Иванова). 24 декабрьдә 150 кешедән торган Татарстан делегациясе Мәскәүгә Президент чыршысына бара. Бу бәйрәмгә бөтен илдән 5 меңгә якын бала җыелачак.
Россиянең бөтен төбәгеннән балаларны җыя торган традицион Президент чыршысы 26 декабрьдә Дәүләт Кремль сараенда була. Татарстаннан Мәскәүгә 120 укучы (65 кыз һәм 55 малай) һәм 30 озатып йөрүче бара, дип хәбәр иттеләр “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министрлыгының әйдәп баручы киңәшчесе Виктор Солосин.
Республика делегациясе составына 28 ятим бала, хезмәт бурычын башкарганда вафат булган хәрби хезмәткәрләрнең 10 баласы, Россия һәм республика олимпиадаларында җиңгән 32 бала, балалар оешмаларының 8 лидеры, төрле фестиваль һәм конкурсларның 22 лауреаты, шулай ук төрле спорт төрләре буенча Россия һәм ТР җыелма командаларының 18 әгъзасы һәм суга батучыларны коткарган 2 малай кергән. Балаларны ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының 4 хезмәткәре, 3 табиб, 2 шәфкать туташы һәм педагоглар озатып барачак. Гомумроссия чыршысына баручы барлык балага да дуңгыз гриппына каршы прививка ясалган булырга тиеш, дип билгеләп үтте Виктор Солосин.
Татарстан делегациясе Казаннан 24 декабрьдә китә. Икенче көн экскурсияләргә багышлана – балалар Мәскәү дельфинариясендә һәм музейда булачак. 26 декабрьдә алар гомумроссия чыршысына барачак, анда аларны онытылмаслык тамаша көтә. Татарстан делегациясе Мәскәүдән шул ук көнне китеп, Казанга 27 декабрьдә кайтып җитәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100