Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстаннан 113 махсус операция хәрбие баласы Кремль чыршысында булды
Татарстаннан 113 махсус операция хәрбие баласы Кремль чыршысында булды. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте. Чара Дәүләт Кремль сараенда узды.
«Татарстан делегациясе 113 яшь кунакны алып килде. Бу балаларның әтиләре чын батырлык күрсәткән: 97 бала әтисен югалткан, калганнарының әтисе яраланган. Сынауларга карамастан, малай һәм кызларның һәркайсы укуда, спортта һәм иҗатта уңышларга ирешә», – диелә хәбәрдә.
«Кремль чыршысына барабыз, дигәч, куандым! Әти һәрвакыт Кремль – илдәге иң мөһим урын, дип әйтә иде», - дип сөйләгән Түбән Камадан 12 яшьлек Тимур.
Бу көн балалар өчен бәйрәм генә түгел, ә аларның герой-әтиләренең батырлыгы һәр россияленең йөрәгендә яшәвен искәртүче чара булды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз