news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстаннан 10 егет Президент Полкында хезмәт итәчәк

Сайлап алу этабына 25 егет тәкъдим ителгән булган.

Татарстаннан 10 егет Президент Полкында хезмәт итәчәк
Ильнар Тухбатов

(Казан, 18 май, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Язгы чакырылышта Татарстаннан 4000 егет хәрби хезмәткә алыначак. 703 егет ил алдындагы бурычын үти башлаган инде. Бүген тагын 53 кеше солдатка китәчәк. Шуның 10ысы – Мәскәүгә, Президент полкына юл тота.

“2010 елдан бирле Президент Полкы белән эшлибез. Яр Чаллы һәм Казан хәрби комиссариатлары арасында Президент полкы белән шефлык килешүе төзелгән. Бүгенге көнгә анда 220 солдат хезмәт итте. Бу – Кораллы көчләрнең иң элиталы төркеме. Алар Кремль тирәсен, хәтта иң көчле әзерлеклеләре “Билгесез солдат” каберен, Мәңгелек утны саклаячак, – диде Татарстан Хәрби комиссары Сергей Погодин.

“Президент полкы”на эләгү өчен таләпләр бик югары. Сәламәтлек торышы турында әйтеп тә тормыйм. Физик, психологик тотрыклылык та тикшерелә. Булачак солдатның тәнендә бер татуировка, шрам эзе булмаска тиеш. Буй озынлыгы исә 175 см дан да ким түгел. Шулай ук әлеге полкка эләгергә теләүченең үзенең дә, туганнарының да бер тапкыр да хөкем ителмәве шарт. Дәрәҗәле полкта хезмәт итәргә теләүче егетнең тәртибе әйбәт, үрнәк, нык гаиләдән булырга тиеш”, – дип тә өстәде ул.

Сайлап алуны федераль саклану хезмәте вәкилләре оештыра. Алар ике ай алдан Казан һәм Чаллы хәрби комиссариатлары буйлап йөреп чыккан. Лаеклы дип табылган 25 егеттән бары тик 10 сы гына таләпләр аркылы үтә алган.

Казан егете Альберт Галимов Мәскәүдә Президент полкында хезмәт итәчәк. Ул шатлык хисләреннән бигрәк, өстенә зур җаваплылык төшүен дә белә. Бер ел хезмәт срогы тулгач, ул РФ Федераль тәртип саклау хезмәтенә контракт нигезендә китәргә уйлый.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100