news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанлыны ЮХИДИ бүлеге башлыгына 100 мең сум ришвәт бирергә омтылуда гаеплиләр

Татарстанда яшәүчене ЮХИДИ бүлеге башлыгына ришвәт бирүдә гаеплиләр. Бу турыда Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итә.

Тикшерүчеләр версиясе буенча, быел август аенда 61 яшьлек шоферны исерек хәлдә машина йөрткән өчен административ җаваплылыкка тарталар.

15 августта ул ЮХИДИ бүлекчәсе бинасына килә һәм җинаять җаваплылыгы турында күп тапкырлар кисәтүләренә карамастан, административ эш буенча җәлеп итмәсеннәр өчен бүлек башлыгының өстәленә 100 мең сум салынган кәгазь стакан куя.

Полиция хезмәткәре ир-атның гамәлләре турында кизү бүлегенә хәбәр итә. Ир-ат җинаять кылуга катнашы барлыгын таныган.

Хәзерге вакытта тикшерү бара.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100