news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанлыларның портретлары «Ак Барс Арена» медиафасадына урнаштырылды

Тавыш бирү көннәрендә «Ак Барс Арена» медиафасадында Татарстан Республикасының Электрон мактау тактасы лауреатларының фотоларын урнаштырдылар.

Лауреатлар арасында төбәк үсешенә өлеш керткән сәнәгатьчеләр, аграрийлар, табиблар, укытучылар, мәдәният һәм спорт хезмәткәрләре бар.

Исегезгә төшерәбез, «Электрон мактау тактасы» проекты Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән гамәлгә ашырыла. Республиканың 4900дән артык предприятие һәм оешмасы 15 меңгә якын иң яхшы хезмәткәрләрен тәкъдим итте. Аларның портретлары даими рәвештә шәһәрнең иң эре медиаэкраннарында урнаштырыла. Платформа дәүләт, җитештерү, фәнни-тикшеренү, социаль-мәдәни, иҗтимагый һәм эшчәнлекнең башка өлкәләрендә уңышка ирешкән гражданнарның казанышларын җәмәгатьчелек кә таныту максатларыннан төзелде.

news_right_1
news_right_2
news_bot