news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кемнәрнең транспорт салымын түләмәү хокукы булуы турында сөйләделәр

Кемнәрнең транспорт салымын түләмәү хокукы булуы турында сөйләделәр
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Татарстанда яшәүчеләр 1 декабрьгә кадәр салым түләргә тиеш, аңа транспорт салымы да керә. Әмма кайбер татарстанлылар аны түләүдән азат ителә. Бу хакта тулырак мәгълүмат «Татар-информ» материалында тәкъдим ителә.

Транспорт салымы транспорт чарасы хуҗаларыннан алына. Салым салу объектларына автомобильләр, мотоцикллар, автобуслар, үзйөрешле техника, су транспорты һәм һава суднолары керә. Өстәвенә, транспорт салымы транспорт чарасы эксплуатацияләнәме - юкмы икәнлегенә карамыйча түләнә.

Татарстанда яшәүчеләрнең кайбер категорияләре бу төр салымны түләмәскә хокуклы. Алар:

- Чернобыль АЭСындагы һәлакәт нәтиҗәсендә зыян күргән, шулай ук аларга тиңләштерелгән затлар;

- Советлар Союзы Герое, Россия Герое, Социалистик Хезмәт Герое мактаулы исемнәре белән бүләкләнгән гражданнар, шулай ук Дан һәм Хезмәт даны орденнарының тулы кавалерлары;

- Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм инвалидлары, шулай ук нацист концлагерьларының балигъ булмаган элеккеге тоткыннары (двигатель куәте 110 ат көче кадәр машина булганда)

- I һәм II дәрәҗә инвалидлыклары булган татарстанлылар (двигатель куәте 100 ат көче кадәр автомобильгә ия булганда)

- электр двигательле транспорт чаралары хуҗалары.

Әгәр ташламага хокуклы кеше берничә транспорт чарасына ия булса, аның салым түләмәү хокукы аларның берсенә генә кагыла. Мәсәлән, ике автомобильгә ия булганда бер машина өчен салым түләргә туры киләчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot