news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанлыларның инвалидлык алу сәбәпләрен атадылар

Ел башыннан бирле Татарстанның 18 яшьтән өлкәнрәк 16,3 мең кешесе беренче тапкыр инвалид дип танылган. Бу —узган елның шул ук чорына караганда 3 мең кешегә күбрәк. Бүген Казанда узган брифингта «Татарстан Республикасы буенча медик-социаль экспертиза баш бюросы» учреждениесенең эксперт эше буенча җитәкче урынбасары Ольга Пузанова шундый мәгълүмат җиткерде.

«Ел башыннан инвалид дип танылган балалар саны 3 мең кеше тәшкил итә. Узган елның шул ук чорына караганда, 400 кешегә күбрәк. Әгәр чир структурасына карасак, 18 яшьтән өлкәнрәк кешеләр арасында инде озак вакыт дәвамында яман шеш авырулары беренче урынга чыга, алар 35 проценттан артык тәшкил итә. Икенче урында – кан әйләнеше системасы авырулары — 27 процент, өченче урында — сөяк-мускул системасы авырулары — 17 процент», — дип билгеләп үтте спикер.

Быел инвалид дип танылган балалар арасында чир структурасы буенча беренче урында психик тайпылышлар һәм үз-үзен тотышы бозылу тора (32 проценттан артык). Икенче урында — нерв системасы авырулары (18 процент), өченче урында — тумыштан килгән аномалияләр (13 процент).

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100