news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанлыларның илкүләм проектлар турындагы бәяләмәләренең 85 проценты уңай булган

Татарстан халкы илкүләм проектларны тормышка ашыру сыйфаты турында якынча 2,7 мең бәяләмә калдырган. Бәяләмәләрнең 85 проценты уңай яки нейтраль булган. 2026 елда республикада яшәүчеләр якынча 500 бәяләмә юллаган.

Халыкның илкүләм проектларны тормышка ашыру сыйфаты турында фикерләрен белешү механизмы 2023 елдан бирле гамәлдә. Бу вакыт дәвамында татарстанлылар якынча 2 мең уңай фикер һәм 260тан артык нейтраль комментарий калдырган.

Быел республика халкы ешрак «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысаларында төзекләндерелгән парк һәм скверларның, шулай ук «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты кысаларында төзелгән яки яңартылган мәгариф учреждениеләренең торышын бәяли. Бу юнәлешләрдәге бәяләмәләрнең якынча 75 проценты уңай яки нейтраль.

Гамәлдәге илкүләм проектлар кысаларында төзелгән яки реконструкцияләнгән барлык социаль әһәмиятле объектларда QR-код урнаштырылган. Әлеге код ярдәмендә теләгән һәркем үз фикерен белдерә ала.

Шикаятьләр һәм тискәре комментарийлар җирле хакимият органнарына һәм профильле министрлыкларга тапшырыла. Анда ачыкланган проблемаларны бетерү өчен чаралар күрелә.

2026 елда Татарстанда 12 илкүләм проект составындагы 45 төбәк проектын тормышка ашыру өчен 54 млрд сум юнәлтелгән. Бу узган ел белән чагыштырганда 20,6 процентка күбрәк.

«Тормыш өчен инфраструктура» һәм «Экология» илкүләм проектлары кысаларында республикада 42 парк һәм сквер төзекләндереләчәк, 17 инженерлык инфраструктурасы объекты модернизацияләнәчәк.

«Иң яхшысы – балаларга» һәм «Гаилә» илкүләм проектлары кысаларында Татарстанда алты балалар бакчасы төзеләчәк, ике мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе һәм республиканың муниципаль районнарындагы 36 мәктәп төзекләндереләчәк. Шулай ук Түбән Камадагы Н.В.Лемаев исемендәге нефть химиясе һәм нефть эшкәртү көллияте һәм Арчадагы Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте капиталь ремонтланачак.

«Гаилә кыйммәтләре» төбәк проекты кысаларында дүрт сәнгать мәктәбе төзеләчәк һәм 22 мәдәният объекты ремонтланачак.

Моннан тыш, республикада автомобиль юлларын һәм күперләрне төзү һәм реконструкцияләү дәвам итәчәк, учреждениеләр заманча җиһазлар белән тәэмин ителәчәк, ә икътисадның социаль тармаклары цифрлы форматка күчереләчәк. Шулай ук балалы гаиләләргә һәм эшкуарларга ярдәм итү чаралары сакланачак.

2026 елның 1 июленә булган мәгълүматларга караганда, Татарстанда илкүләм проектларны гамәлгә ашыру өчен 20,6 миллиард сум акча юнәлтелгән. Бу – 2026 елга исәпләнгән акчаның 38 проценты.

news_right_1
news_right_2
news_bot