Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанлыларның августта озын яллары булмаячак
Татарстанда яшәүчеләр 30 августта Татарстан Республикасы көнен билгеләп үтәчәк. Бу көн бәйрәм уңаеннан ял көне дип санала, ләкин татарстанлыларның озын яллары булмаячак.
Быел 30 август шимбәгә туры килә. Бу көн биш көнлек график белән эшләүчеләр өчен болай да ял көне булып тора. Федераль бәйрәмнәр очрагында мондый ситуацияләрдә өстәмә ял көне бәйрәм көненнән соңгы эш көненә күчерелә, нәтиҗәдә озын яллар килеп чыга.
Республика бәйрәмнәренә килгәндә, мондый күчерү ясалмый. Шуңа күрә, әгәр татарстан бәйрәме шимбә яки якшәмбегә туры килсә, озын яллар билгеләнми.
Исегезгә төшерик, Татарстанда яшәүчеләрнең киләсе озын яллары ноябрьдә генә булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз