Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанлыларны яшен, көчле җил һәм боз явуы турында кисәттеләр
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Якындагы сәгатьтә Татарстан Республикасында урыны белән (бигрәк тә көнчыгыш районнарда) яшен була, җил кыска вакытка секундына 15-20 метрга кадәр көчәя, кайбер урыннарда боз ява. Мондый һава торышы көн азагына кадәр саклана.
Элегрәк ТР Гидрометеорология үзәге 1 июньдә Татарстанда һәм Казанда көндез һәм кичен яшен һәм секундына 20 метр (урыны белән секундына 24 метрга кадәр) тизлек белән исүче көчле җил, шулай ук боз явуы көтелә, дип хәбәр итте.
Шуңа бәйле рәвештә урамга чыгып йөрүне чикләргә һәм бина эчендә булырга тырышырга, балаларны караусыз калдырмаска киңәш ителә.
Реклама щитлары, юл билгеләре, агачлар һәм электр тапшыру линияләре астында качарга ярамый – бу яшен һәм көчле җил вакытында куркыныч булырга мөмкин.
Автомобиль йөртүчеләргә юлларда сак булырга һәм, машина белән идарә иткәндә, һава торышы шартларын исәпкә алырга киңәш ителә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз