news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанлыларны якындагы тәүлектә көчле буран булу турында кисәттеләр

Татарстанлыларны якындагы тәүлектә көчле буран булу турында кисәттеләр
Фото: © «Татар-информ»

Татарстанда 15 февральдә иртән һәм көндез көчле буран, 500-1000 метрга кадәр күрү мөмкинлеге начараю, секундына 15 метрга кадәр тизлек белән исүче көчле җил фаразлана. Юлларда кар көртләре хасил булырга мөмкин.

Моңа бәйле рәвештә, Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы республика халкына урамнарда һәм юлларда хәрәкәт иткәндә бик сак булырга киңәш итә.

Агачлар, электр линияләре, начар ныгытылган конструкцияләр янында тормаска, алар янына шәхси транспортыгызны куймаска тырышыгыз.

Бәла-каза килеп чыккан очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләр чакыру өчен 112 бердәм номерына мөрәҗәгать итә аласыз.

news_right_1
news_right_2
news_bot