news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанлыларны "Яңа йолдыз" бәйгесендә катнашырга чакыралар

Илебезнең иң көчле башкаручылары бер сәхнәдә җыелып, үз төбәкләре данын яклаячак.

(Казан, 11 март, "Татар-информ"). "Звезда" телеканалы ел саен үткәрелә торган "Яңа йолдыз - 2020" Бөтенроссия вокал конкурсына кастинг башлануы турында игълан итә. Иҗади чара Россия Федерациясе Оборона министрлыгы ярдәме белән оештырылган. Бу турыда Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

"Яңа йолдыз" Бөтенроссия вокал конкурсы - ул киң күләмле музыкаль чара, анда Россия Федерациясенең барлык 85 субъекты вәкилләре дә катнаша. Илебезнең иң көчле башкаручылары бер сәхнәдә җыелып, үз төбәкләре данын яклаячак. Төп приз - һөнәри яктан танылу, үсеш өчен кирәкле финанс мөмкинлекләре алу.

Кастингта 16 яшьтән алып 45 яшькә кадәрле Россия гражданнары һәм составы 5 кешедән дә артмаган музыкаль төркемнәр катнаша ала.

Сайлап алу этаплары Мәскәүдә һәм башка шәһәрләрдә узачак, Аларны "Звезда" компаниясенең, "Звезда-FM" радиоканалының һәм башка масссакүләм мәгълүмат чараларының мәгълүмати һәм тематик программалары эфирында трансляцияләргә планлаштыралар.

Финалда җиңүчене жюри билгеләячәк. Тамашачыларның да тавыш бирү юлы белән "Яңа йолдыз"ны сайлау мөмкинлеге бар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100