Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанлыларның уртача хезмәт хакы бер ел эчендә 8,6 процентка арткан
Республикада 2018 елның гыйнвар-ноябрь айларында уртача хезмәт хакы 34 мең 194 сум тәшкил иткән.
(Казан, 25 гыйнвар, «Татар-информ», Диана Авакян). 2018 елда Татарстанда яшәүчеләрнең уртача хезмәт хакы бер ел эчендә 8,6 процентка арткан. ТР Социаль-икътисади мониторинг һәм Татарстанстатның уртак йомгаклау коллегиясе утырышында шул хакта билгеле булды.
«2018 елның гыйнвар-ноябрь айларында, кече эшкуарлык субъектларын да кертеп, предприятие һәм оешмаларда эшләүчеләрнең уртача хезмәт хакы 2017 елның шул чоры белән чагыштырганда 8,6 процентка артып, 34 мең 194 сум тәшкил итте», - диелә утырыш материалларында.
Халыкның реаль хезмәт хакы, куллану бәяләре индексын, шулай ук товар һәм хезмәтләргә тарифларны исәпкә алып, 6,1 процентка арткан.
Кече эшкуарлык субъектларына карамаган оешмалардан алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, 2019 елның 1 гыйнварына хезмәт хакы буенча бурычның күләме 99 миллион сум тәшкил иткән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз