news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанлыларның торак-коммуналь хезмәтләр өчен 2,5 миллиард сум бурычы җыелган

Түләүләрне җыю күләме элеккеге дәрәҗәдә калса, зыянга эшләүче торак-коммуналь предприятиеләрнең өлеше 20 процентка җитәргә мөмки

(Казан, 12 март, “Татар-информ”, Наталья Рыбакова). Татарстанлыларның торак-коммуналь хезмәтләр өчен 2,5 миллиард сум бурычы җыелган. Бүген тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү буенча республика ведомствоара комиссиясе утырышында ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Рәфыйк Заһретдинов әнә шул хакта хәбәр итте.
Утырыш бүген ТР Министрлар Кабинетында видеоконференция режимында узды, аны ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов үткәрде. Рәфыйк Заһретдиновның сүзләренә караганда, әгәр түләүләрне җыю күләме элеккеге дәрәҗәдә калса, зыянга эшләүче торак-коммуналь предприятиеләрнең өлеше 20 процентка җитәргә мөмкин. “Бүгенге көндә муниципаль берәмлекләргә күрсәтелә торган коммуналь хезмәтләр өчен 100 процент түләүне тәэмин итүне махсус контрольгә алырга кирәк. Торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендә зыянны киметү максатыннан безнең министрлыкка Тарифлар буенча комитет белән берлектә торак-коммуналь хуҗалыгы предприятиеләрендә чыгымнары киметү чаралары үткәрергә кирәк”, - диде министр урынбасары.
Равил Моратов үз чыгышында билгеләп үткәнчә, торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр җыюга бәйле мәсьәлә Татарстанда актуаль булып кала. Хәзерге вакытта бары тик Чүпрәле һәм Ютазы районнарының гына түләүләр буенча бурычны бетерү мөмкинлеге бар. 2010 елның 1 мартына алынган мәгълүматларга караганда, Татарстанда торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрне җыю күләме 92 процент тәшкил итә.
Равил Моратовның сүзләренә караганда, хәзерге вакытта торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә Хөкүмәт тарафыннан өч карар проекты әзерләнә. Аларның берсе – күп фатирлы йортлар белән идарә итү буенча көндәш мохит булдыру, икенчесе – күрсәтелә торган торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәтләренең сыйфатын арттыру, өченчесе торак-коммуналь хезмәтләр өчен намус белән түләүчеләрнең хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклауга бәйле проект.

news_right_1
news_right_2
news_bot