Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанлыларны сишәмбе яңгыр һәм көчле җил булу турында кисәттеләр
Сишәмбе, 20 майда, Татарстан көньяк-көнбатыш циклоны һәм аның атмосфера фронтлары йогынтысына дучар була. Болытлы һәм яңгырлы һава торышы көтелә. Кайбер районнарда яшен була һәм боз ява, секундына 15-20 метр тизлек белән исүче көчле җил фаразлана. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы төбәктә яшәүчеләрне начар һава торышы шартларында саклык чараларын үтәүгә игътибар итәргә чакыра.
Җил көчәйгән чакта ачык балконнардан һәм йорт яны территорияләреннән ныгытылмаган әйберләрне алып куярга, тәрәзәләрне ныклап ябарга киңәш ителә.
Биналарның чыгып торган өлешләре, реклама конструкцияләре янында тормаска, түбә кыеклары һәм агачлар янында машинада туктап тормаска һәм автомобильләрне калдырып китмәскә. Имгәнмәс һәм җәрәхәтләнмәс өчен вакытында бинада яшеренергә кирәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз