news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанлыларны «Рус цивилизациясе» Халыкара фотобәйгесенә чакыралар

Җиңүчеләрне бүләкләү 2019 елның көзендә Мәскәүнең популяр күргәзмә мәйданчыкларының берсендә узачак.

(Казан, 30 июль, "Татар-информ"). Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык «Рус цивилизациясе» исемле III Халыкара фотоконкурс башлануы турында игълан итә. Бу турыда Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Россиянең «Дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру» дәүләт программасы кысаларында үткәрелә торган бәйге максаты - Россия халыкларының үзара мөнәсәбәтләр гармониясен саклау һәм аларның этномәдәни үсешенә ярдәм итү. Узган ел дөньяның 44 иленнән 3 меңнән артык кеше катнашкан, алар 17 меңнән артык эш җибәргән.

8 сентябрьгә кадәр катнашучылар 2014 елдан да иртәрәк ясалмаган фотосурәтләрен тапшырырга тиеш (бишкә кадәр эш кабул ителә). Авторлык эшләрне рәсми сайт аша юлларга мөмкин: www.ruscivilization.ru.

Иҗади ярыш «Уникаль табигать», «Йөзләр һәм буыннар», «Зур ил традицияләре», «Архитектура һәм скульптура» номинацияләре буенча үткәрелә. Быел «Күпмилләтле Мәскәү» номинациясе дә тәкъдим ителгән. 

Рәсемнәргә Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесе, конкурсның жюри рәисе Игорь Баринов чакыруы буенча килгән жюри әгъзалары: Россиядә һәм дөньяда танылган профессиональ фотографлар, рәссамнар, журналистлар, җәмәгать эшлеклеләре бәя бирәчәк.

Җиңүчеләрне бүләкләү 2019 елның көзендә Мәскәүнең популяр күргәзмә мәйданчыкларының берсендә узачак. Элеккеге кебек үк, иң яхшы эшләрне башкала урамнарында күрергә мөмкин була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100