news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанлыларның һәр 5 нчесе ТКХ хезмәтләре өчен билгеләнгән сумманың яртысын гына түли

Быел субсидия-ташламаларга 4,89 млрд. сум акча сарыф итү планлаштырылган

(Казан, 17 декабрь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Быел Татарстанда, федераль законнарга ярашлы рәвештә, 333588 кеше (инвалидлар, Бөек Ватан сугышында һәм Чернобыль һәлакәте нәтиҗәләрен бетерүдә катнашкан затлар һ.б.) субсидия-ташламалардан файдалана. Субсидия-ташламаларның уртача күләме аена 413,58 сум тирәсе. Республика законнары буенча, 346125 кеше (хезмәт ветераннары, күп балалаы гаиләләр, репрессияләнгәннәр һ.б.) субсидия-ташламага хокуклы, быел аның уртача суммасы аена – 314 сум. Җыеп кына әйткәндә, татарстанлыларның һәр 5 нчесе торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре өчен фактик билгеләнгән сумманың фәкать яртысын гына түли.

 Бүген Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында үткәрелгән матбугат конференциясендә ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева шундый мәгълүматлар китерде. Аның сүзләренчә, быел беткәнче, субсидия-ташламаларга 4,89 млрд. сум акча сарыф итү планлаштырылган.

 Болардан кала, 2008 елның гыйнварыннан бирле, керемнәре җан башына аена 7 мең сумнан кимрәк булган гаиләләргә, торак-коммуналь хезмәтләр өчен нормативлар кысаларында түләүләрнең максималь һәм реаль күләме аермасын компенсацияләүгә субсидия каралган. Шушы максаттан 107776 гаиләгә (аларда 201501 кеше исәпләнә) быел бюджеттан 866,383 млн. сум акча бүлеп бирелгән.    

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100