news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанлыларны озын эш атнасы көтә

Киләсе шимбәдә эш көне озынлыгы бер сәгатькә кыскартылачак.

(Казан, 12 февраль, «Татар-информ»). 23 февраль - Ватанны саклаучылар көнен бәйрәм итү уңаеннан Татарстан халкын озын эш атнасы көтә. Бу хакта ТР Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«РФ Хезмәт кодексының 112 нче маддәсе нигезендә 23 февраль - Ватанны саклаучылар көне - эшләми торган бәйрәм көн булып санала. РФ Хөкүмәте карары белән шимбә, 20 февраль — ял көне 22 февраль - дүшәмбегә күчерелә», - дип искәрттеләр министрлыкта.

Шулай итеп, киләсе эш атнасы алты көнгә кадәр озайтылды, ул 15еннән 20 февральгә кадәр дәвам итәчәк. 20 февральдә эш көне озынлыгы бер сәгатькә кыскартыла. 21, 22 һәм 23 февраль көннәре ял көннәре булачак. 

news_right_1
news_right_2
news_bot