news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанлыларны «Үлемсез танк полкы» фильмын төшерүдә катнашырга чакыралар

Картина Бөек Ватан сугышында катнашкан танкистларга багышлана.

(Казан, 27 апрель, «Татар-информ»). Татарстан халкын Бөек Ватан сугышында катнашкан танкистларга багышланган «Үлемсез танк полкы» фильмын төшерүдә катнашырга чакыралар.

Россия танкистлар берлегенең Үзәк советы Җиңүнең 75 еллыгына багышланган картинаны төшерү инициативасы белән чыкты.

Фильм төшерүчеләргә ярдәм итү тәкъдиме «әтиләре һәм бабалары танк гаскәрләрендә сугышкан Россия һәм элеккеге Совет республикаларының барлык гражданнарына» юлланган.

Танкистның фотосурәтен (хәрби формада булуы мәслихәт), текст –  исем-фамилиясен һәм аның турында кыскача мәгълүматны (кайда туган, кайда сугышкан), «Үлемсез танк полкы-2020» акциясендә катнашучының үзенең фотосурәтен герой фотосурәте белән бергә җибәрергә кирәк. Мәгълүматларны Берлекнең электрон почтасына – strbtv@yandex.ru яки түбәндәге: https://strbtv.ru/контакты/ адресы буенча җибәрү сорала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100