news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанлыларны кыска эш атнасы көтә

Татарстанлылар киләсе атнада дүрт көн генә эшләячәк. Быел 28 июньдә билгеләп үтелә торган Корбан бәйрәме өстәмә ял көне булачак.

Сишәмбе көнне, 27 июньдә, эш вакыты бер сәгатькә кыскара. Отпускта булучыларның ялы озаграк дәвам итәчәк – 28 июнь отпускның календарь көннәре исәбенә керми.

Искәртеп узабыз, бәйрәм көнен ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов үзенең указы белән раслады. Республикада Корбан бәйрәмен һәм гает намазын үткәрү тәртибе ачыкланды инде. Әйтик, Казанда бәйрәм вәгазе – 3.00-3.30, гает намазы – 3.30, гарәп телендә вәгазь сөйләү, Коръән укып дога кылу 3.40 сәгатькә билгеләнгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100