news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанлыларны күпмилләтле Россия буйлап виртуаль турга чакыралар

Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык «Күпмилләтле Россия буйлап виртуаль тур» III бөтенроссия этномәдәни күргәзмә проектлары конкурсында катнашу өчен гаризалар җыя башлау турында игълан итә.

«Конкурсның максаты — күргәзмә проектларын формалаштыру, яңа иҗади алымнар һәм виртуаль эш формаларын кертү аша Россия халыкларының этномәдәни күптөрлелеген саклап калу», - ди оештыручылар.

Конкурста музей яки милли мәдәният буенча күргәзмә экспозициясе булган коммерцияле булмаган оешмалар, шулай ук музейлар, инициатив төркемнәр, дәүләт яки муниципаль бюджет учреждениеләре катнаша ала.

Гаризалар 2024 елның 30 сентябренә кадәр электрон формада кабул ителә. Катнашу өчен этномәдәни экспозиция буйлап озынлыгы 10 минутка кадәр булган видео-экскурсия яисә виртуаль тур юлларга кирәк.

Тулырак мәгълүмат конкурс битендә урнаштырылган. Проектны Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык ярдәме белән «Милләтара мөнәсәбәтләр өлкәсендә ресурс үзәге» коммерцияле булмаган автоном оешмасы гамәлгә ашыра.

news_right_1
news_right_2
news_bot