news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанлыларның күпчелеге ясле төркемнәренең үтемлелеген арттырырга кирәк дип саный

Татарстанда яшәүчеләр 2019 елга республика Мәгариф һәм фән министрлыгы өчен өстенлекле максатлар һәм бурычларны сайлады.

Татарстанлыларның күпчелеге ясле төркемнәренең үтемлелеген арттырырга кирәк дип саный
Салават Камалетдинов

(Казан, 30 ноябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). 2019 елга Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы алдында торган өстенлекле максатлар һәм бурычлар өчен тавыш бирүдә респондентларның 54 проценттан артыгы 1,5-3 яшьлек балаларга мәктәпкәчә белем бирүнең үтемлелеген арттыруны яклап чыккан. В.Г. Тимирясов исемендәге Казан инновация университеты ректоры Асия Тимирясова республика Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет утырышында шул хакта хәбәр итте.

«2019 елга Мәгариф һәм фән министрлыгы өчен максатлар һәм бурычлар формалаштыруның барлык этапларында да республика халкы гаять зур активлык күрсәтте. Гражданнар мәгариф системасының киләчәгенә бәйле үз тәкъдимнәрен кертте, онлайн-сораштыруда актив катнашты», - дип искәртте югары уку йорты ректоры.

Сораштыруда 4995 татарстанлы катнашкан. Бу нәтиҗәләрнең дөреслеге һәм объективлыгы турында фикер йөртергә мөмкинлек бирә торган шактый югары күрсәткеч дип саный ректор.

Аның сүзләренчә, мәктәпкәчә белем бирүнең үтемлелегеннән тыш, республикада яшәүчеләрне укучыларның иминлеге (44 проценттан артык), кайнар аш белән тәэмин итү, профиль сыйныфлар ачу, балалар бакчаларының инфраструктурасын яхшырту, кадрлар белән тәэмин итү дәрәҗәсен арттыруга (32-38 процент) бәйле мәсьәләләр дә борчый. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100