news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанлыларның күбесе элеккеге хезмәттәшләре белән элемтәдә тора – сораштыру

Күбрәк табу тармагындагылар, куркынычсызлык һәм персонал белән идарә итү өлкәсендәгеләр элеккеге хезмәттәшләре белән элемтәдә торучан.

(Казан, 23 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанлыларның күбесе элеккеге хезмәттәшләре белән элемтәдә тора. HeadHunter компаниясе тикшеренү хезмәте Татарстан компанияләрендә эшләүчеләр арасында сораштыру үткәреп, элеккеге хезмәттәшләре яки җитәкчеләре белән элемтә ничек тотуларын ачыклаган.

Сораштыру нәтиҗәләре буенча, җирле компанияләрнең күпчелек хезмәткәрләре элеккеге бергә эшләгән кешеләр (81 процент), һәм яртысыннан азрагы элеккеге җитәкчеләре белән элемтәдә (42 процент) тора. Әгәр дә һөнәри өлкә турында сүз барса, барыннан да аеруча табу тармагындагылар, “Куркынычсызлык” һәм “Персонал белән идарә итү” өлкәсендәгеләр элеккеге коллегалары белән элемтәдә торучан.

Элеккеге эш бирүче компания җитәкчеләре белән идарә һәм топ-менеджерларның 60 проценты аралашып тора. Ә менә Татарстанның яшь белгечләре элеккеге хезмәттәшләре белән аралшамый икән.

Республика компаниялрендә эшләүчеләр элеккеге коллегалары белән ешрак һәм якынрак аралашалар, ә элеккеге җитәкчеләре белән андый элемтәләр турында әйтеп булмый.

Элеккеге хезмәттәшләре белән бары 12 процент респондент ныклы дуслык тота һәм тагын 9 проценты элеккеге җитәкчеләре белән дуслыкта яши. 58 процент татарстанлы элек бергә эшләгән коллегалары белән сирәк кенә очрашуны санга сукмый.

Элеккеге җитәкчеләре белән Татарстанда һәр сораштыручының өченчесе очраша (34 процент). Интернет һәм телефон аша элек бергә эшләгән коллегалары белән 41 процент, ә җитәкчеләр белән 51 процент респондент аралаша.

Ә татарстанлылырның яртысы (49 процентов) элеккеге хезмәттәшләре яки җитәкчеләре белән элемтә тотмауны уртак нәрсәләре булмау белән аңлатканнар. Тагын 16 проценты принципиаль рәвештә бәйләнеш тотмауларын җиткергән. Һәм бары 14 проценты гына аралашу теләге булуын, әмма аның өчен буш вакыт таба алмаулары турында әйткән.

Сораштыру Россия компанияләренең 11 мең 86 хезмәткәре арасында барган, шуларның 673 е Татарстан Республикасында яшәүче кешеләр.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100