news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан халкын «Иске Казан әкиятләре»н язарга чакыралар

Татарстан халкын әдәби конкурста катнашырга һәм Казан турындагы легендаларга яңа күзлектән карарга чакыралар. Катнашучылар проза яки шигырь җибәрә ала. Иң яхшы текстлар «Иске Казан әкиятләре» инклюзив спектакленең сценариена керәчәк. Бу хакта ТР Яшьләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Иске Казан әкиятләре» инклюзив спектаклен төзү – зур һәм төрле пландагы проект, анда без 12 яшьтән өлкәнрәк татарстанлыларны катнашырга чакырабыз. Аның беренче этабы - әдәби конкурс. Без төрле жанр һәм стильдәге текстларны күрергә, Казан турындагы легендаларның әкият дөньясына төрле авторлар күзлегеннән карарга телибез», - дип сөйли конкурсны оештыручылар.

Гаризалар конкурсның электрон почтасына ssk.2023@mail.ru кабул ителә. Әсәрләр рус яки татар телендә язылырга мөмкин. Шигъри текстның күләме 80 юлдан, кече прозаның күләме - 5000 билгедән артмаска тиеш.

Барлык катнашучылар да диплом алачак. Җиңүчеләр 2023 елның 25 октябрендә спектакль премьерасы көнендә узачак тантаналы чарага чакырылачак.

«Иске Казан әкиятләре» гипертекстлы инклюзив спектакль» проектын «Мәдәният» илкүләм проектының «Иҗади кешеләр» федераль проекты кысаларында «Россия мәдәният фонды» тарафыннан бирелгән грантны кулланып «Э-моция иҗади инклюзив студиясе» коммерциягә нигезләнмәгән автоном оешмасы гамәлгә ашыра.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100