news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанлыларны иртәгә яшен һәм көчле җил көтелү турында кисәттеләр

Иртәгә, 11 июньдә, көндез һәм кич Татарстанда яшен һәм секундына 17 метрга кадәр тизлектәге көчле җил көтелә. Урыны белән боз яварга мөмкин.

«Урамнарда һәм юлларда сак булыгыз. Балаларны карагыз, өлкән яшьтәге һәм авыру кешеләргә ярдәм итегез», — дип искәрттеләр Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча баш идарәсе матбугат хезмәтендә.

Гадәттән тыш хәлләр килеп чыккан очракта 112 номерына шалтыратырга кирәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot