Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанлыларны иртәгә яшен булу һәм боз яву турында кисәттеләр
Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр иткәнчә, иртәгә көндез республика территориясендә яшен һәм секундына 17 метрга кадәр тизлектәге җил көтелә. Республиканың кайбер районнарында боз яварга да мөмкин.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы начар һава торышы шартларында реклама щитлары, юл билгеләре, агачлар һәм электр үткәрү линияләре янында тормаска киңәш итә.
«Урамнарда һәм юлларда сак булыгыз. Балаларны карагыз, өлкән яшьтәге һәм авыру кешеләргә ярдәм итегез. Ашыгыч хезмәтләр телефоны — 112», — дип искәрттеләр ведомствода.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз