news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанлыларны һава торышы шартлары начараю турында кисәттеләр

Татарстанлыларны һава торышы шартлары начараю турында кисәттеләр
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Бүген кич һәм төнлә, шулай ук иртәгә көндез Татарстанда һава торышы шартлары начараю фаразлана. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итте.

Республикада секундына 15-16 метр (Казанда — секундына 12 метрга кадәр) тизлек белән исүче көчле җил көтелә. Шулай ук буран булу һәм күз күреме 1000 метрга кадәр начараю ихтимал.

Татарстанда бозлавык һәм томан, юлларда көчле бозлавык, кар боткасы һәм кар өемнәре булырга мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot