news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанлыларны газ җиһазына техник хезмәт күрсәтүгә килешүләре булмаган өчен штраф көтә

Ике ел эчендә белгечләр 10 меңнән артык фатирда урнаштырылган газ җиһазын тикшерә алмаган.

(Казан, 27 ноябрь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Татарстанлыларны газ җиһазына техник хезмәт күрсәтүгә килешүләре булмаган өчен штрафка тартачаклар. ТР Дәүләт торак инспекциясе башлыгы урынбасары – ТР баш дәүләт торак инспекторы урынбасары Ирек Шәйдуллин Казанда узган матбугат конференциясендә шул хакта хәбәр итте.

«Барлык фатир хуҗаларының газ җиһазына техник хезмәт күрсәтүгә килешүләре булуын мәҗбүр итеп куйган карар чыкты. Тикшерү вакытында милекче һәм газ хезмәте арасында газ җиһазыннан файдаланган өчен килешүләре булмаса, штрафка тартачаклар. Штрафның күләме 1000 сум тәшкил итә. Дистәгә якын штраф салынды инде», - дип ачыклык кертте ул.

Белгечләр еш кына газ җиһазын тикшерү өчен кайбер фатирларга керә алмый. 2016-2017 елларда алар Казанда графикта билгеләнгән вакытта газ җиһазын тикшерү өчен 10 меңнән артык фатирга эләгә алмаган.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100