news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанлыларны эссе һәм кояшлы яллар көтә

Якын көннәрдә Татарстан территориясендә явым-төшемсез эссе һава торышы саклана. 26-28 августта көндез һава температурасы +29 дан +34 градуска кадәр, төнлә +10 нан +15 градуска кадәр, республиканың көнбатыш районнарында +19 градуска кадәр булачак.

Бүген Казанда алмашынучан болытлы һава торышы көтелә, явым-төшемнәр фаразланмый. Көндез һава температурасы +33 градуска кадәр күтәреләчәк.

Кызу коры һава торышының сәбәбе – аз хәрәкәтле антициклон. Тәүлеклек уртача һава температурасы нормадан 7-8 градуска артып китә, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге. Республиканың кайбер районнарында атмосфера корылыгы, шулай ук урманнарның гадәттән тыш янгын куркынычы күзәтелә.

Татарстанда киләсе атна башында да эссе һава торышы сакланыр дип көтелә. Шулай итеп, 29 августта көндез һава температурасы +29 дан +34 градуска кадәр булачак. 30 августта көндез урыны белән кыска вакытлы яңгыр көтелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot