Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанлыларны эш урыннарына кызыксындыру өчен, мәсьәләне әйбәтләп карап чыгып, шартлар тудыру кирәк – Равил Моратов
“Эшләүчеләрнең 6,5 процентының хезмәт хакы яшәү минимумыннан түбән – болай булырга тиеш түгел!” – ди ТР Премьер-министрының беренче урынбасары
(Казан, 1 февраль, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Кеше хокукары буенча Татарстан Республикасындагы вәкаләтле Сәрия Сабурская узган елда халыктан 2458 мөрәҗәгать алган. Арада иң күбесе торак һәм торак-коммуналь мәсьәләләр нисбәтендә – 646 (мөрәҗәгатьләрнең 26,28 проценты), хокук сакчыларының гамәлләренә шикаятьләр – 351 (14,5 процент), суд карарлары белән килешмәү очраклары – 332 (13,51 процент), халыкны социаль яктан тәэмин итү һәм социаль яклау мәсьәләләрендә – 221 (9 процентка якын), хезмәт законнары сакланышы – 144, ирекләре мәхрүм ителгәннәрне тоту шартлары буенча – 134, РФ Кораллы Көчләрендә хәрби хезмәткә кагылышлысы – 119, җир мәсьәләләре – 59, РФ гражданлыгы алу һәм паспортлаштыру – 53, медицина хезмәтләре күрсәтү - 51, мәгариф – 30 һ.б мәсьәләләрдә.
Күпчелек мөрәҗәгатьләрнең асылын шәрехләп, 2012 ел башына Татарстанда торак шартларын яхшырту исемлегендә 51мең 353 кеше иде, республикада гаять зур күләмдә торак төзелеше эшләре алып барылса һәм былтыр 21 меңнән артык фатир төзеп тапшырылса да, торак алу һәм торак шартларын яхшырту мәсьәләсендә ел да шундый хәл, дип искәртте С.Сабурская. Республикада табыш китерә торган йортлар салу ихтыяҗына тукталып, ул фатир чиратында торучыларның 1647се андый торак алуга әзер, дип белдерде. Медицина хезмәте күрсәтү өлкәсендә бәяләмәләрдә республиканың Түбән Кама, Бөгелмә, Чүпрәле, Чистай, Буа районнарындагы медучреждениеләр 2011 елдагы позицияләреннән шактый аска тәгәрәгән, димәк, гражданнар өчен булдырылган мөмкинлекләр тарая, хокуклар кысыла дигән сүз, ди ул.
Утырышта йомгак сүзе белән чыккан ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов: “Гражданнарның сораштырылганнардан өчтән бере хезмәт хакларын вакытында түләмәүләре турында ризасызлык белдерә, эшләүчеләрнең 6,5 процентының хезмәт хакы яшәү минимумыннан түбән – болай булырга тиеш түгел!” – дип, татарстанлыларның хезмәт законнарында каралган хокукларын судлар аша хәл итүне хуп күрүен искәртә. Шулай да, профсоюзлар бар икән, күпчелек мөрәҗәгать аларга юнәлтелгән, хезмәт инспекциясенә дә ышаныч баглыйлар (36 процент), прокуратурага да шуның чамасы (30 процент).
Хезмәт миграциясе мәсьәләсендә Р.Моратов, республикабызда 26-27 процент яшьләр эшсез, эш эзләп алар Санкт-Петербург, Мәскәү һ.б. ерак тарафларга чыга, дип, мисалга Чүпрәленең 3 меңләп кешесе Татарстаннан читтә акча табуын китерде. Шул ук вакытта Татарстанда эшче куллар җитми, республикага әллә кайлардан хезмәт мигрантлары агыла, әмма моны чикләү бурычы тора, чөнки, беренче чиратта, хезмәт өчен уңай шартлар үзебезнең җирле халык өчен тудыру зарур, читтән керткәндә дә Татарстан белән чиктәшрәк төбәкләрдән килүчеләргә өстенлек бирергә. Гомумән, хезмәт мигрантларына җәмәгать транспортында эшләүгә чик куярга кирәк, аларны, нигездә, төзелештә эшләтергә, анда да бик карап кына, ди ул. Хезмәт мигрантлары Россиядә кол кебек – хокуклары, социаль гарантияләр сакланмый һәм алар шуңа да риза. Әмма үзебезнең татарстанлыларны ул эш урыннарына кызыксындыру өчен мәсьәләне әйбәтләп карап чыгып, шартлар тудыру кирәк, дип саный ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Р.Моратов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз