news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанлыларны җепшек кар һәм томан турында кисәттеләр

Татарстанлыларны җепшек кар һәм томан турында кисәттеләр
Фото: «Татар-информ»

Пәнҗешәмбе көнне, 17 октябрьдә, Татарстанда яңгырлы болытлы һава көтелә. Урыны белән җепшек кар явуы ихтимал, дип хәбәр иттеләр ТР Гидрометеорология үзәгендә.

Төнлә һәм иртәнге сәгатьләрдә томан көтелә.

Төнлә һава температурасы -2 дән +3 градуска кадәр, көньяк һәм көнчыгыш районнарда -7 градуска кадәр булса, көндез термометр баганалары плюс билгесе белән 4-9 градус күрсәтәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot