news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

​​​​​​​Татарстанлыларны домофоннар белән бәйле яңа мошенниклар турында кисәтәләр

Татарстан Эчке эшләр министрлыгы республика халкын яңа төр мошенниклык схемасы турында кисәтә. Мошенниклар домофон компанияләре хезмәткәрләре сыйфатында кешеләргә шалтырата һәм подъезд ишекләрен алыштырачаклары турында хәбәр итә башлаган.

Корбанын ышандырыр өчен, аферистлар ничә электрон ачкыч кирәк булуы һәм аларны ничек алу уңайлырак булуы турында кызыксына, шулай ук өстәмә түләүгә дубликатлар ясарга да тәкъдим итә.

Соңыннан җинаятьче йортта яшәүче һәр кешегә индивидуаль электрон код биреләчәген әйтә, чөнки гомуми код куллану иминлек сәясәтен боза дип ышандыра. Алар янәсе шушы яңа кодны корбанына җибәрә һәм аннан шуны әйтүне таләп итә.

Чынлыкта исә, бу код корбанның «Госуслуги» порталындагы аккаунтына кереп, яңа профиль булдыру һәм аны җинаять максатларында куллану өчен кирәк, дип кисәтә Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100