Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанлыларны Денге бизгәге йоктыру куркынычы турында кисәттеләр
Татарстан кешеләре сәяхәт вакытында Денге бизгәген йоктырырга мөмкин, шуңа күрә саклану чараларын үтәргә кирәк. Бу хакта Россия кулланучылар күзәтчелегенең Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Ведомство мәгълүматлары буенча, 2023 елда һәм 2024 елның агымдагы чорында республикада Денге бизгәгенең 16 очрагы теркәлгән. Чир йоктырган кешеләр Мисыр, Таиланд, Шри-Ланка һәм Мальдива кебек илләрдән кайткан.
Кеше кинәт авырый башлый (грипп сыман), калтырау, баш авырту, мускуллар һәм буыннар авырту, күз әчетү һәм кызару, ютәл һәм томау, күңел болгану һәм косу күзәтелә, температура 40-41 градуска кадәр күтәрелә.
Денге бизгәгенә каршы махсус дәвалау чаралары һәм вакцинация юк. Тропик климат булган илләргә баручыларга бөҗәкләр тешләвеннән шәхси саклык чараларын (бөҗәкләрне куркыта торган спрей, крем, гель) кулланырга, тәнне каплый торган һәм репеллент белән эшкәртелгән киемнәр кияргә, сәфәрдән кайткач, температура күтәрелгән очракта табибка тропик климатлы илдә булу факты турында хәбәр итәргә кирәк.
Денге бизгәге - кискен вируслы инфекция, ул москитлар тешләве нәтиҗәсендә йога . Көньяк-Көнчыгыш Азиядә, Һиндстанда, Африкада, Төньяк, Үзәк һәм Көньяк Американың тропик һәм субтропик поясында киң таралган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз