news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанлыларны дүрт көнлек эш атнасы көтә

24 июнь эш көне булмаган көн дип игълан ителде, әмма ул көн өчен хезмәт хакы түләнәчәк.

(Казан, 21 июнь, «Татар-информ»). Июньдә Татарстанлыларны Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан үткәрелгән парадка бәйле рәвештә дүрт көнлек эш атнасы көтә. 

24 июнь эш көне булмаган көн дип игълан ителде, әмма ул көн өчен хезмәт хакы түләнәчәк. Шул ук вакытта 23 июньдә эш көне кыскартылмый, дип ачыклык керттеләр Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында.

Татарстанда яшәүчеләр гаскәрләр һәм техника парадын «ТНВ Татарстан — Яңа гасыр» телеканалы яки интернетта карый алачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot