news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанлыларны буран, юлларда бозлавык һәм күз күреме начарланачагы турында кисәттеләр

Татарстанлыларны буран, юлларда бозлавык һәм күз күреме начарланачагы турында кисәттеләр
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Татарстанда бүген кич һәм төнлә, шулай ук иртәгә көндез һава шартларының начарлануы көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәгендә хәбәр иттеләр.

«Татарстан территориясендә көчле җил, аның тизлеге секундына 16-21 метрга кадәр җитәргә мөмкин, бозлавык, күз күреме 1000 метр һәм аннан да кимрәккә начарлана. Юлларда көчле бозлавык, кар боткасы, кар көртләре була. Төнлә һәм иртән томан, көндез җепшек кар һәм яңгыр фаразлана», - диелгән хәбәрдә.

Бу көннәрдә Казанда юлларда көчле бозлавык, кар боткасы, кар көртләре була. Шулай ук республика башкаласында төнлә һәм иртән көчле җил, аның тизлеге секундына 16 метрга җитәргә мөмкин һәм томан төшәчәк. Көндез шәһәрдә җепшек кар һәм яңгыр көтелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot