news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанлыларны буран һәм бозлавык вакытында иминлек чараларын үтәргә чакырдылар

Татарстанлыларны буран һәм бозлавык вакытында иминлек чараларын үтәргә чакырдылар
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы татарстанлыларга буран һәм бозлавык вакытында үтәлергә тиешле иминлек чаралары турында искәртте.

Ведомство юлларда игътибарлы булырга, юл аша чыкканда җәяүлеләр кичүләреннән файдаланырга киңәш итә. Балаларны караусыз калдырмау һәм өлкәннәргә һәм авыруларга ярдәм итү сорала.

Гадәттән тыш хәл килеп чыккан очракта 112 номерына шалтыратырга кирәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot