news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанлыларны балаларны квадроцикл руле артына утырткан өчен җәза турында кисәттеләр

Квадроциклда таныклыксыз йөргән өчен 5-15 мең сум штраф, ә мондый төр транспорт чарасы белән балага идарә итәргә биргән өчен 30 мең сум штраф каралган. Бу хакта «Татар-информ» белән әңгәмәдә ТР Үзйөрешле машиналарның һәм башка төр техниканың техник торышын күзәтү идарәсе башлыгы урынбасары Рәдис Кадыйров искәртте.

«Бүгенге көндә квадроцикл, кар автомобиле – арзанлы техника түгел. Багги якынча 8 миллион сум тирәсе тора, квадроцикл бәясе ярты миллион сумнан да ким түгел, мотоцикл – ярты миллион сум һәм аннан да кыйммәтрәк. Әгәр кеше мондый техника сатып алган һәм кагыйдәләрне боза икән, димәк, ул моның өчен штраф түләрлек хәлдә», – дип билгеләде ул.

Квадроциклда һәм кар автомобилендә еллык техник тикшерү узмаган килеш йөргән өчен штраф бәясе 500-1000 сум булачак, ә мотошлемсыз йөрүчеләрдән 1 мең сум күләмендә штраф түләтеләчәк, дип өстәде Рәдис Кадыйров.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100