Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанлыларны “Бөтендөнья Парамузыкаль фестиваль”дә катнашырга чакыралар
Проектта катнашу өчен гаризалар 31 мартка кадәр дистанцион видео-смотр рәвешендә кабул ителә.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 13 февраль, “Татар-информ”). Татарстанлыларны “Бөтендөнья Парамузыкаль фестиваль”дә катнашырга чакыралар. Бу хакта Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
“Бөтендөнья Парамузыкаль фестиваль”не оештыручылар катнашучылардан гаризалар кабул ителә башлау хакында белдерә. Фестиваль 2009 елда – Тигез мөмкинлек елында гамәлгә куелып, Россиядә ел саен үткәрелә. Фестивальнең максаты – социаль интеграция, сәламәтлеге һәм иминлек дәрәҗәсенә карамастан, кешенең тигез мөмкинлекләрен күрсәтү, авыр тормыш хәленнән чыга һәм максатка ирешә белүгә ихтыярны күрсәтү.
Төрле елларда әлеге фестивальдә Россиянең 50 дән артык субъекты, шулай ук дистәләгән чит ил вәкилләре катнашкан. Быел чаралар Россия шәһәрләрендә берничә турда узачак.
Проектта катнашу өчен гаризалар 31 мартка кадәр дистанцион видео-смотр рәвешендә кабул ителә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз