news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанлыларны атна азагында озын ял көннәре көтә

Биш көнлек график белән эшләүче татарстанлыларны бу атна азагында озын ял көннәре көтә. Яллар 21 февральдән 23 февральгә кадәр дәвам итәчәк.

23 февральдә Ватанны саклаучылар көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәм көне ял көн санала. Быел ул дүшәмбегә туры килә, димәк, ял көннәре өч көн дәвам итәчәк.

Озын яллар алдыннан килүче соңгы эш көне – 20 февраль – кыска эш көне булмаячак, чөнки ул бәйрәм көненнән алда килми.

news_right_1
news_right_2
news_bot