news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанлыларның 96 проценты никахларын теркәү өчен электрон рәвештә гариза биргән

Казан һәм Чаллыда яшәүчеләр ЗАГСка электрон рәвештә гариза бирүчеләр саны буенча лидерлык итә.

(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ»). Ел башыннан Татарстанның яшь парлары никахларын теркәү өчен 16 мең гариза биргән, шуларның 96 проценты - электрон рәвештә. Бу турыда Татарстан Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы хәбәр итә.

Никахны теркәү өчен гаризаны өйдән чыкмый гына бирергә була. Моның өчен Татарстан дәүләт хезмәте порталында «шәхси кабинет»ка, аннары «ЗАГС хезмәтләре» бүлегенә керергә кирәк. Шунда ук кирәкле көнне һәм вакытны сайларга, дәүләт пошлинасы түләргә һәм белгечкә язылырга мөмкин.

Бигрәк тә зур шәһәрләрдә яшәүчеләр электрон хезмәттән файдалана. Чаллыда яшәүчеләрнең 99,8 проценты онлайн режимда гариза биргән, ә Казанда бу күрсәткеч 100 процент тәшкил итә. Ел башыннан татарстанлылар ЗАГС бүлекләренә барлыгы 160 мең гариза биргән. Алар бала тууны теркәү, никкахны теркәү яки гамәлдән чыгару, исем һәм фамилияне алмаштыру буенча мөрәҗәгать иткәннәр. Аларның 78 проценты Татарстан дәүләт хезмәтләре порталында электрон рәвештә рәсмиләштерелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100