news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанлыларның 95 проценты иске үрнәктәге чит ил паспортын рәсмиләштергән

Соңгы өч айда Татарстанда яшәүчеләрнең күбесе Күп функцияле үзәкләргә чит ил паспорты алу өчен мөрәҗәгать иткән.

(Казан, 5 август, «Татар-информ»). 2019 елның беренче яртыеллыгында Татарстанның Күпфункцияле үзәкләренә чит ил паспортын алуга 9 меңгә якын мөрәҗәгать кергән. Халыкның 95 проценты биометрик түгел, ә иске үрнәктәге чит ил паспортын рәсмиләштерүне өстен күргән. Бу хакта Татарстандагы Күпфункцияле үзәк матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстанлыларның күбесе Күпфункцияле үзәкләргә соңгы өч айда чит ил паспортын алу өчен мөрәҗәгать иткән. Әйтик, гыйнвар, февраль һәм март айларында - 39, ә апрель, май һәм июнь айларында 61 процент мөрәҗәгать теркәлгән.

«Соңгы айларда биометрик паспорт алу өчен килгән гаризаларның әкренләп артуы күзәтелә. Республиканың күп функцияле үзәге тарафыннан яңа үрнәктәге чит ил паспорты бирелә башлаганнан бирле барлыгы 420 татарстанлы мөрәҗәгать итте», – диде Татарстан Күпфункцияле үзәкнең методология бүлеге башлыгы Руслан Нигъмәтуллин.

Иске үрнәктәге чит ил паспортын Татарстанда Күп функцияле үзәкләренең теләсә кайсы офисында алырга була, ә яңа үрнәктәге паспортны бары тик сигез офиста гына рәсмиләштерәләр. Аерым алганда, Казанда (Авангард урамы, 74нче йорт), Чаллыда (Кол Гали бульвары, 25нче йорт), шулай ук Әлмәттә, Бөгелмәдә, Яшел Үзәндә, Түбән Камада, Лениногорскида һәм Чистайда.

Документ «Минем документлар» офислары аша бер ай эчендә рәсмиләштерелә.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot