news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанлыларны 9 Май көнне илкүләм бер минут тынлыкта катнашырга өндиләр

Бер минут тынлыктан соң, тәрәзәләр янына килеп яки балконнарга чыгып, «День Победы» җырын күмәк башкару ниятләнә.

(Казан, 7 май, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан халкын 9 Май көнне 19.00 сәгатьтә барлык үзәк телеканалларда трансляцияләнәчәк бер минут тынлыкта катнашырга чакыралар. Бу хакта матбугат конференциясендә Казан шәһәре Башкарма комитетының мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов әйтте.

9 Май көнне яу кырында ятып калган батырлар, сугыштан соң һәлак булган ватандашлар истәлегенә бер минут тынлык белән бөтенроссия акциясе оештырылачак.

«19.00 сәгатьтә бөтен ил бер минутка тын калачак. Барлык татарстанлыларны акциядә катнашырга өндибез. Аннары бер минут тынлыктан соң, тәрәзәләр янына килеп яки балконнарга чыгып, бөтенебез бергә легендар „День Победы“ җырын җырларбыз», — диде Азат Абзалов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100