news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанлыларның 86 проценты республикадагы милләтара мөнәсәбәтләрдән канәгать

Республикада даими рәвештә социологик тикшеренүләр нигезендә милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр мониторингы дәвам итәчәк.

Татарстанлыларның 86 проценты республикадагы милләтара мөнәсәбәтләрдән канәгать
Салават Камалетдинов/архив

(Казан, 26 март, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Социологик тикшерү нәтиҗәләре буенча, Татарстанда яшәүчеләрнең 86 процентка якыны республикада милләтара мөнәсәбәтләрне тыныч дип саный.

«2020 елның октябрендә „Җәмәгатьчелек фикере — Татарстан“ Фонды тикшерү үткәрде. Нәтиҗәләрдән күренгәнчә, Татарстанлыларның 85,6 проценты милләтара мөнәсәбәтләр вазгыятен тыныч һәм тотрыклы дип саный», — диде ТР Президентының Эчке сәясәт мәсьәләләре департаментының милли сәясәтне гамәлгә ашыру идарәсе башлыгы Данил Мостафин Татарстанда милләт һәм конфессияара мөнәсәбәтләр мәсьәләләре буенча ведомствоара эшче төркем утырышында.

Аның сүзләренчә, дин өлкәсендә әлеге күрсәткеч 86,1 процентны тәшкил итә.

«Даими үткәрелә торган социологик тикшеренүләр нигезендә милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр мониторингы дәвам итәчәк. 2020 елда шундый тугыз тикшеренү үткәрелде, аларның дүртесе этноконфессиональ тематикага кагылышлы иде», — диде ул

Мостафин билгеләп үткәнчә, быел Татарстанда яшәүче халыкларның телләрен һәм мәдәниятләрен саклап калу, миграция процессларының йогынтысын исәпкә алып, милләт һәм конфессияара мөнәсәбәтләрне гармониягә салу, бердәм үзаңны формалаштыру актуаль бурыч булып кала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100