Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанлыларның 81,3 проценты милләтара багланышларны уңай бәяли - Гүзәл Шәрипова
Татарстанда милли сәясәт дәүләт программасы нигезендә сигез меңләп кеше актив фәнни һәм мәдәни эшчәнлеккә тартылган, ди Мәдәният министры урынбасары.
(Казан, 15 декабрь, «Татар-информ», Ольга Голыжбина). Татарстанлыларның 90 проценттан артыгы башка милләт кешеләренә толерант мөнәсәбәттә. Республикада милләтара багланышларны уңай бәяләүчеләр өлеше 81,3 процентка туры килә. Тикшеренүләр нәтиҗәсе турында бүген Татарстан Мәдәният министрлыгында ТРда Милләтара һәм этникара мәсьәләләр буенча ведомствоара эшче төркем утырышында министр урынбасары Гүзәл Шәрипова сөйләде.
Татарстан Мәдәният министрлыгы Татарстанда милли сәясәт дәүләт программаларын тормышка ашыруда төп башкаручы булып тора. Шәрипова хисабы буенча, әлеге проблемага багышланган чарада 8 мең кеше катнашкан. Тарихи монографияләр басыла, студентларның археология отрядлары эшли, фольклор—этнографик экспедицияләрдә булалар, фәнни-гамәли конференцияләр, фестиваль, концертлар үткәрелә.
Быел милләтара багланышлар өлкәсендә эшләүче белгечләр укытуга зур игътибар бирелгән. Тулаем алганда, дәүләт программаларын тормышка ашыруны докладчы тиешенчә дип бәяләде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз