Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанлыларның 44 проценты җәмәгать транспортында эшкә килә — сораштыру
Татарстанда офиста эшләүче хезмәткәрләрнең яртысы эшкә машинада барып җитүен белдергән.
(Казан, 22 ноябрь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). HeadHunter сервисы уздырган сораштыру мәгълүматлары буенча, Татарстан халкының яртысыннан кимрәге җәмәгать транспортында эшкә йөри.
«Республика респондентларының 44 проценты җәмәгать транспортында эшкә йөри. Бу — Россия төбәкләре арасында иң түбән күрсәткеч. Татарстанда офиста эшләүче хезмәткәрләрнең яртысы эшкә машинада барып җитүен белдергән», — дип билгели аналитиклар.
Белгечләр Татарстан халкының 15 проценты оешма транспортында йөрүен әйтте. «Һәр унынчы респондентның эшкә җәяү йөрүне кулайрак күрә», — ди алар.
Нәтиҗә буенча, кунакханә-ресторан өлкәсе, күңел ачу өлкәсе вәкиле, эшче персонал, фәнни-мәгариф өлкәсе белгечләре, шулай ук маркетинг, реклама, PR-белгечләре эшкә җәмәгать транспортында ешрак йөрүләре ачыкланган.
Сораштырылганнарның яртысы өйдән алып эшкә кадәрге юл вакыты 30 минуттан алып бер сәгатькә кадәр булуын белдергән. Сораштыруда катнашучыларның 41 проценты ярты сәгатькә караганда тизрәк барып җитә, башкалар эшкә бер сәгатьтән артык вакыт аралыгында килеп җитә, дигән нәтиҗә чыгарганнар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз