news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанлыларны 14–25 октябрь көннәрендә санаячаклар

2010 елгы Бөтенроссия халык санын алуга әзерлек эшләре дәвам итә

(Казан, 19 гыйнвар, “Татар–информ”, Лилия Маркелова). Бүген ТР Министрлар Кабинетында 2010 елда Бөтенроссия халык санын алуга багышланган брифинг булды. Ул 14–25 октябрь көннәрендә үтәчәк, дип хәбәр итте журналистларга Федераль дәүләт статистика хезмәтенең ТР буенча территориаль органы җитәкчесе Валерий Кандилов.
Россиядә халык исәбен соңгы тапкыр моннан 7 ел алдылар. 1989 елдан 2002 елга кадәрге чорда Россия Федерациясенең бары тик 24 субъектында гына (автономияле округларны да кертеп) халык саны артты. Татарстанлылар 137,6 мең кешегә күбәйде. Шул рәвешле, 2002 елда республикада 3779,3 мең кеше яшәде. Халык саны, нигездә, кешеләрнең күчеп килүе хисабына артты.
Валерий Кандиловның сүзләренә караганда, 2002 елгы Бөтенроссия халык санын алуның мәгълүмати базасы “2010 елга кадәр Татарстан һәм аның муниципаль берәмлекләрен социаль–икътисади яктан үстерү программасы”, “2020 елга һәм 2030 елга кадәрге чорга кластер алымы нигезендә Татарстан Республикасының җитештерү көчләрен үстерү һәм урнаштыру программасы”н эшләүдә киң кулланылды. Алынган мәгълүматлар шулай ук мәгариф, сәламәтлек саклау, халыкның торак шартларын яхшырту, агросәнәгать комплексы өлкәләрендә Татарстанның өстенлекле илкүләм проектларын формалаштырганда нигез итеп алынды. Аерым алганда, кешеләрнең торак белән тәэмин ителеше турындагы мәгълүматлар “Россия гражданнарына – һәркем алырлык һәм уңайлы торак” өстенлекле илкүләм проектын эшләүдә файдаланылды.
Федераль дәүләт статистика хезмәтенең ТР буенча территориаль органы белгечләре фикеренчә, мондый проектларны гамәлгә ашыру, беренче чиратта, демографик вәзгыятьнең яхшыруына ярдәм итә. Ни генә булмасын, Татарстанда туучылар саны артты. Башлангыч мәгълүматларга караганда, 2009 елда республикабызда – 46,3 мең, 2008 елда 44,3 мең бала туган. Узган ел Татарстанга 11,7 меңгә якын кеше күчеп килгән.
Исәпкә алучылар бу юлы гражданнарга бирәчәк сораулар шул ук диярлек. Әмма кайбер аермалар да бар. Торак шартларына багышланган исәпкә алу битендә бинаны төзекләндерү төрләренең исемлеге киңәйтелгән. Кешенең кайсы милләткә каравы һәм нинди телләр белүе турындагы сорауларга да төгәллек кертелгән.
Хәзерге вакытта Татарстанда халык санын алуга әзерлек һәм аны үткәрүгә ярдәм итү буенча республика һәм территориаль комиссияләр эшли. ТР территориясендә административ–территориаль берәмлекләр һәм аларның составындагы муниципаль берәмлекләрнең чикләренә төгәллек кертү эше төгәлләнгән. Республиканың барлык шәһәр–районнарында гражданнарны теркәү һәм теркәү исәбеннән төшерү кагыйдәләренең үтәлеше, халыкны хуҗалык буенча исәпкә алуның дөреслеге тикшерелгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot