news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанлыларга яшен һәм яңгыр вакытында үтәлергә тиешле иминлек чараларын атадылар

14 июньдә төнендә һәм иртән Татарстанда томан, ә көндез һәм кич белән яшенле яңгыр һәм җилнең тизлеге секундына 18 метрга кадәр җитү көтелә. Кайбер районнарда көчле яңгыр һәм боз яву ихтимал.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы республика халкын кисәтә: реклама щитлары, юл билгеләре, агачлар һәм электр үткәрү линияләре астына качып торырга ярамый. Балаларны караучысыз калдырмагыз. Өлкән яшьтәге һәм авыру кешеләргә ярдәм күрсәтегез. Игътибарлы һәм сак булыгыз!

Ашыгыч хезмәтләр телефоны — 112.

news_right_1
news_right_2
news_bot